Лениногорск көрәшчеләре сынатмый

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

Шәһәрнең 3нче спорт мәктәбе көрәшчеләре Бөгелмәдә узган Бөтенроссия турнирында катнашты.

Турнир яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча узды. Үз үлчәү категориясендә икенче урынны Артем Давлетшин алды. Бронза приз ияләре: Әмирхан Хәбиров, Кирилл Бердников, Тимур Гиниятуллин, Никита Митрофанов, Вильдан Вакказов, Данис Кадиханов.
Көрәшчеләр грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International