Мәктәпнең 100 еллык юбилее - авыл халкы өчен зур бәйрәм

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

5 октябрь көнне Лениногорск районы Сарабиккол авылында мәктәпнең 100 еллык юбилеена һәм укытучылар көненә багышланган тантаналы чаралар узды.

Мәктәп юбилее авыл халкының төрле буыннарын берләштерүче гомум авыл бәйрәменә әверелде. Бу көнне биредә үзенчәлекле бәйрәмчә һәм җанлы булды:  кунаклар һәм авыл халкы җыелды. Бәйрәмнең рәсми өлеше авыл мәдәният йортында концерт программасы белән узды.

Тантаналы чараны ачып, белем бирү учреждениесе директоры Сәлимә Гатина кереш сүзендә мәктәп тарихы, авыл балаларын агартуның чишмә башында торган һәм алар башлаган эшне фидакарьлек белән дәвам иткән, үзен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган педагоглар турында сөйләде. Шулай ук ул мәктәпне тәмамлаучыларга, даими ярдәмчеләр һәм иганәчеләр Равил һәм Рафаэль Фәйрузовка, Фәрит Мортазинга, Радик Мостафинга, Салават Мусинга, Альберт Мостафинга рәхмәт белдерде.

Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International