8 октябрьдә «Форпост» яшьләр үзәге активистлары тарафыннан юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә яшьләрнең үлем-китемен киметүгә юнәлдерелгән акция үткәрелде.
Җәяүлеләргә автомобиль фаралары яктылыгында чагылдырыла торган һәм машина йөртүчегә тәүлекнең караңгы вакытында җәяү йөрешен (велосипедчыны) күрергә мөмкинлек бирүче киемнәргә фликерлар (ут кайтаргычлар) тапшырылды.
Әмма юл-транспорт имгәнүе проблемасын хәл итүнең башка ысуллары турында да истән чыгармаска кирәк. Иң мөһиме-юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү.