Халыклар бердәмлеге көнендә

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

«Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм күрсәтү үзәге, «Юбилейный» паркында, «Халыклар бердәмлеге көне»дип исемләнгән буклетлар тараттылар.

Аннан соң "Логос «психологик - педагогик ярдәм үзәге белгечләре, волонтерлары "Ровесник" яшүсмерләр клубы һәм "Форпост" үзәге белән берлектә дуслык әйлән-бәйләне һәм яшьләр белән бердәмлеккә, үзара ярдәмчеллеккә, эмоциональлеккә, үзләренең физик күнекмәләренә һәм осталыкларына юнәлдерелгән уен программасы үткәрделәр.

Чара ахырында катнашучылар иминлек, бәхет, сәламәтлек, тынычлык теләделәр. Иң мөһиме, һәркемнең кәефе  яхшы иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International