Лениногорск көрәшчеләре ике турнирдан да уңышлар яулап кайтты

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Ноябрь аеның 1 һәм 2нче числосында Марий Элның Волжск шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Леонид Лобаницкий истәлегенә регионара турнир узды. Анда лениногорскилылар катнашты.

Турнирга 200дән артык спортчы Мәскәү, Санкт-Петербург, Удмуртия, Марий Эл, Рязан, Оренбург  өлкәләреннән, Татарстаннан килде.
Шәһәрнең 3нче спорт мәктәбеннән үз үлчәү авырлыгында Роберт Шәймөхәммәтов икенче урын алды. Станислав Никифоров, Ильгинар Хәйбрахманов  үз үлчәү авырлыгында өченче урын алдылар.

1 ноябрь көнне Әлмәттә грек-рим көрәше буенча шәһәр беренчелеге үтте. Ярышларда Бөгелмә, Зәй, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Әлмәт, Лениногорскидан  2006-2008 елгы яшүсмерләр катнашты.

Үз үлчәү категориясендә Әмирхан Хәбиров җиңүче булды. Артем Давлетшин, Кирилл Бердников, Тимур Гиниатуллин икенче урын алдылар. Пьедесталның өченче баскычында – Руслан Моисеев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International