19 нчы балалар бакчасында "Минем дустым-светофор» дигән спорт-музыкаль чара үткәрделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар светофор сигналлары һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре турында өстәмә белем алдылар.
Шулай ук балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү буенча чара үткәрелде. Тәрбияләнүчеләр уен формасында алган белемнәрен ныгыттылар, балалар ала торган төрле ситуацияләрне тикшерделәр.