Район башлыгы Рәгать Хөсәенов лениногорскилыларны Яңа ел белән котлый

2019 елның 31 декабре, сишәмбе

Кадерле лениногорскилылар!

Хөрмәтле шәһәребез һәм районыбыз кунаклары!

Сезне чын күңелдән иң изге һәм якты бәйрәмнәр– Яңа 2020 ел һәм  Раштуа бәйрәме  белән котлыйм!

Яңа ел ул - үткәннәргә йомгак ясау һәм яңа башлангычлар өчен исәпләү ноктасы. 2019 ел гади генә түгел иде, безнең алга катлаулы бурычлар куйды,  ныклык һәм чыдамлыкны сынады. Без проблемаларны хәл итү юлларын эзләдек һәм таптык, уңышларга ирештек. Туганнарның  һәм якыннарның иминлеге, Лениногорск районын үстерү һәм ныгыту өчен тырышып эшләдек. Киләсе елда да ирешелгәннәрдә тукталмыйча, билгеләнгән курсны дәвам итеп, һәрберебезнең тормышын тагын да уңайлырак итәргә тиешбез.

Күп кенә өлкәләрдә уңай үзгәрешләр сизелә – социаль әһәмияткә ия булган объектларга капиталь ремонт ясалды, шәһәрне төзекләндерү, юлларны ремонтлау һәм төзү буенча эшләр дәвам итте. Быел  Лениногорск районы тарихына районыбыз һәм аның халкы белән горурлык тудыручы шатлыклы вакыйгалар – спортта, олимпиадаларда, мәдәнияттә, мәгарифтә булды.

Хөрмәтле якташлар, мин узып баручы елда туган як өчен тырышып хезмәт куйган, киләчәктә дә аның үсешенә үз өлешен кертергә әзер булучыларга рәхмәтлемен.

Инде бик тиздән календарьдагы даталар үзгәрәчәк, әмма безнең таяныч булып торган кыйммәтләр үзгәрешсез калачак: бу якыннарыңа мәхәббәт, дуслык һәм тугрылык, шәфкатьлелек. Алар безгә теләсә нинди очракта да көч бирәләр, кыенлыкларны җиңәргә генә түгел, ә яңа биеклеккә күтәрелергә  ярдәм итәләр.

Күп эшләр башкарылды, әмма тагын да күбрәк эшлисе бар әле. 2020 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын, Лениногорск шәһәренең 65 еллыгын, «Лениногорскнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең 75 еллыгын һәм ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.

Кадерле шәһәрлеләр һәм авыл халкы! Киләсе 2019 елда сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән бәхет, сәламәтлек, теләкләрегезнең тормышка ашуын телим. Күңелләрегез җылы һәм шатлык белән тулсын,  гаиләләрегездә иминлек булсын.

Бәйрәм белән!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International