Лениногорскида җәмәгать урыннарын дезинфекцияләү дәвам итә

2020 елның 29 мае, җомга

Лениногорскида урамнарны һәм тротуарларны, скверларны, паркларны, җәмәгать урыннарын санитар эшкәртү дәвам итә. Бу коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау максатыннан эшләнә.

Бүген «Лениногорск районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ көче белән «Юбиленый» , М.Горький исемендәге паркларда  һәм В.И.Ленин исемендәге Үзәк мәйданда  дезинфекция  үткәрелде. Белгечләр якын-тирәдәге территорияне, тышкы ишекләрне, чыгу урыннарын, эскәмияләрне, шулай ук тукталыш павильоннарын эшкәрттеләр.

Исегезгә төшерәбез, дезинфикацияләүче катнашма составына актив хлор керә. Бу куркыныч инфекцияләр таралу юлында өстәмә киртә, чөнки вирус металл һәм пластик өслекләрдә өч көнгә кадәр яшәргә сәләтле.

Хөрмәтле лениногорскилылар! Сезне яңа коронавирус йогышы таралуга юл куймау буенча профилактика чаралары турында истә тотуыгызны һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәвегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International