6 августта микрорайонда яшәүчеләрне бәйрәм концерты белән 4нче ТОС сөендерде

2020 елның 7 августы, җомга

6  августта 4 нче ТОС оештырган Ишегалды бәйрәме Җиңүнең 50 еллыгы проспекты буенча ишегалды территориясендә узды, аның төп предприятиесе - «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсе.

Бәйрәмнең рәсми өлешендә Лениногорск муниципаль районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул кыскача шәһәр һәм районның социаль-икътисади үсеше турында сөйләде, һәркемгә шундый матур кояшлы көндә яхшы кәеф теләде.

ТОСларга ярдәм иткәне һәм микрорайон тормышында катнашканы өчен Лениногорск муниципаль районының  Рәхмәт хаты белән Әлфия Мостафина билгеләп үтелде, район Башлыгы Рәгать Хөсәенов аның микрорайон халкына тәкъдим иткән эшләре белән танышты.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында микрорайонның булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары әзерләнгән иде, аларны Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова тапшырды.

Бүген шәһәрдә Ишегалды бәйрәме 17: 00 сәгатьтә Менделеев урамындагы «Бораулаучылар " паркында узачак. Барыгызны да бәйрәмдә көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International