Бүген, 2020 елның 11 сентябрендә, никахларын теркәү көнендә, Гайфуллиннар Рәмис Рафис улы һәм Алсинә Рөстәм кызы Татарстан Республикасы Президенты һәм җирле үзидарә органнарына сайлауларда катнашты.
Бу мөһим вакыйга белән аларны котларга район башлыгы Рәгать Хөсәенов килде. Район башлыгы аларга бәхетле һәм озын гаилә тормышы теләде.
Гайфуллиннар гаиләсен котлыйбыз!