19 сентябрьдә ДОСААФ мәйданчыгында автозавук буенча төбәкара ярышлар узды, аларда республика районнарыннан 70тән артык автомобильче катнашты. ⠀
Автомобильләр динамикаларга карап, 8 класска бүленде.⠀
Тирән һәм чиста яңгыраш яратучылар машинада иң көчле акустикаларның кемдә булуын ачыклады. Төп максат-көндәшләргә караганда күбрәк децибел бирү. Үлчәүләр махсус сизгер приборлар ярдәмендә үткәрелде.⠀
Шулай ук тамашачылар арасында лотерея һәм төрле конкурслар үткәрелде. ⠀
Алга таба һәр номинация буенча йомгак ясалды һәм җиңүчеләргә призлар һәм дипломнар тапшырылды. ⠀