"Абилимпикс" һөнәри осталык чемпионаты

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

12 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр «Лениногорск политехник көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе базасында «Абилимпикс» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча VI Милли чемпионатның икътисад, бухгалтерлык исәбе һәм коры төзелеш һәм штукатур эшләре компетенцияләре буенча региональ этабы узды.

Профессиональ ярышлар өч яшь категориясендә узды: мәктәп укучылары, студентлар һәм белгечләр. Конкурс биремнәре берничә модульдән торды, аларны башкару өчен 4 сәгать вакыт бирелде. Чемпионат Татарстан Республикасының 12 шәһәреннән 30дан артык катнашучыны берләштерде. Конкурсантларның осталыгын Казан, Яр Чаллы, Актаныш, Нурлат, Лениногорск шәһәрләреннән килгән экспертлар бәяләде. Ярышлар алдыннан барлык экспертлар да әзерлек һәм йомгаклау аттестациясен уздылар.

Тантаналы шартларда чемпионатның региональ этабын ачу булды. Көллият директоры Рөстәм Рафаэль улы Минязев катнашучыларны котлады һәм чемпионатта катнашучыларга уңышлар теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International