18 ноябрьдә "Юность" спорткомплексында грек-рим көрәше буенча Лениногорск шәһәре беренчелеге үтте.
Ярышларда 2008-2012 елларда туган 98 яшь көрәшче катнашты.
Үз үлчәү категорияләрендә җиңүчеләр: Шешлянников Дмитрий, Мәрданшин Илмир, Маилян Артур, Кириллов Максим,Зубаровский Макар, Мортазин Радмир, Абдуллин Тимерлан, Иванов Егор, Антонов Павел, Зорин Дмитрий, Вәлиәхмәтов Камил, Одуденко Матвей, Безруков Александр, Ялалов Радмир.
Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.
Спортчыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез.