14 яшьлек малай өч энесен коткарган

2020 елның 20 ноябре, җомга

Яшүсмер тәрәзәне ватып, балаларны урамга алып чыга.

Алексеевск районының Олы Полянка авылында Майский тыкрыгында агач йортта янгын иртән, анда гаиләнең дүрт улы үзләре генә калганда башлана. Автоном янгын сүндерүче сигналы  14 яшьлек Иван ны уята.  Урамга чыгу мөмкин булмаячагын аңлап, малай югалып калмаган – 10 яшьлек абыйсын, ике яшьлек игезәкне уяткан һәм тәрәзәне ваткан. Балаларны ул карга ташлый, аннары үзе дә чыга.

Янгынны күргән күршеләр гадәттән тыш хәлләр министрлыгына шалтыраталар. Алар килеп җитүгә йорт янгын көчәйгән була. 

Хөрмәтле лениногорскилылар, үзегез һәм якыннарыгызны янгын килеп чыгу турында кисәтүче автоном янгын хәбәрчесе куегыз,  шул рәвешле, сез үзегезне һәм якыннарыгызны фаҗигадән саклап кала аласыз!

Янгын чыкканда 101, 101 яки 112 телефоннары аша хәбәр итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International