Лениногорскида теннис буенча турнир үтте

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

2020 елның 20-22 ноябрендә Лениногорск шәһәрендә, «Теннис Холл» спорт корылмасы кортларында, 13 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм кызлар арасында «Лениногорск шәһәре Теннис федерациясе фонды призларына» ТР ТВД турниры узды. «Татнефть» ГАҖ даими игътибар һәм иганәчелек ярдәме белән без янә яшь теннисчыларны Теннис Холл кортларында кабул итә алдык. Ярышларны әзерләү һәм үткәрү белән гомуми җитәкчелек «Лениногорск шәһәре Теннис федерациясе» фонды һәм ТР «ЛМР «МБУ» Сс - «Теннис Холл» администрациясе тарафыннан гамәлгә ашырылды. Ярышлар теннис кагыйдәләре һәм ФТР регламенты буенча үткәрелде.

Турнирда Россиянең төрле шәһәрләреннән: Уфа, Казан, Димитровград, Әлмәт, Магнитогорск, Ижевск, Самара, шулай ук Лениногорск шәһәрләреннән яшь спортчылар катнашты.

Призлы урыннар өчен көрәш нәтиҗәсендә турнир шул рәвешле тәмамланды:

Егетләр арасында төп турнир:

1 урын-Гиниатуллин Дамир, Казан шәһәре

2 урын-Каратаев Захар, Әлмәт шәһәре

Кызлар арасында төп турнир:

1 урын-Праслова Виктория, Лениногорск шәһәре

2 урын-Кушнина Александра, Магнитогорск шәһәре

Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International