Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2020 елның 27 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе бозлавык һәм томан булуы турында кисәтә:

Бозлавык вакытында:

Сак булыгыз, ашыкмагыз, өслекнең тигезсезлеген истә тотып, бөтен табанга басыгыз. 

Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт туктап калудан сак булырга кирәк: тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. 

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә.  Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар куллану мөһим.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Юл аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына чыгарга;

3. Машиналар күп булган җирдә, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре аша чыгарга кирәк.

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юлня чыкмагыз;

5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;

6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә онытмагыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International