Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов Мәңгелек ут мемориалына чәчәкләр салды

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген, 3 декабрьдә, Билгесез солдат көнендә, Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры «Мәңгелек ут» мемориалына чәчәкләр салды. Чарада шулай ук Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, Лениногорск шәһәре хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов, ветераннар советы рәисе Анатолий Кондратьев, яшьләр оешмалары вәкилләре, мәдәният идарәсе хезмәткәрләре катнашты.

3 декабрьдә Россиядә, 2014 елдан башлап, ил территориясендә яки аннан читтә сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә.  «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый» дигән сүзләр әлеге истәлекле көннең символына әверелде.

Бер минут тынлык белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм катнашучылар Ватанны саклаучыларны, тынычлык хакына гомерләрен биргән сугышчыларны искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International