Лениногорск районында беренче кварталда медучреждениеләргә 400дән артык өлкән кешене алып килергә планлаштыралар

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру дәвам итә. 11 гыйнвардан башлап, диспансерлаштыру һәм скрининглар узу өчен, авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына китерү яңадан башланды. Моның өчен федераль бюджет акчасына сатып алынган махсус автотранспорт кулланыла.

2020 ел дәвамында медицина учреждениеләренә авыл җирлегендә яшәүче 816 кеше китерелгән. Агымдагы елның беренче кварталында илкүләм проект чаралары белән 444 өлкән яшьтәге гражданны колачларга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International