Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 23 гыйнвары, шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 24 гыйнварында томан ёщм бозлавык көтелә.

Томан вакытында:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары алырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт туктап калудан сакланырга кирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. ТЮлга чыкканда автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышын ти оныкшерергә онытмагыз.  Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киегез.

Бу көннәрдә ерак араларга юлга чыгудан туктап торыгыз.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Юл аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына чыгарга;

3. Машиналар күп булган җирдә, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре аша чыгарга кирәк.

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юлны аркылы чыкмагыз;

5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;

6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә онытмагыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International