Лениногорскида 2020 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар буенча Совет утырышы узды

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Лениногорскида ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында 2020 елда муниципалитетның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2021 елга куелган бурычларга багышланган район Советы утырышы узды.

Хисап сессиясе эшендә шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Ринат Шәфигуллин һәм Рамил Төхвәтуллин, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе урынбасары Владимир Козонков, ТР Цифрлы үсеш, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, ТР Мәгариф һәм фән министрлары урынбасарлары, шәһәр һәм авыл җирлекләре депутатлары, Башкарма комитет һәм Совет җитәкчеләре һәм урынбасарлары, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, кече һәм урта бизнес, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. 

Утырыш башланыр алдыннан делегация Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов озатуында берничә объектта булды.

«Роснефтекомплект» ҖЧҖ предприятиесендә күпьеллык үлән орлыкларын эшкәртү һәм чистарту заводы эшчәнлеге белән таныштылар. Автоматлаштырылган завод район хакимияте һәм авыл хуҗалыгы идарәсе ярдәме белән 2020 елның июль-август айларында инвесторлар төркеме тарафыннан булдырылган. Чистарту, сортировкалау, төргәкләү машиналары бар, өстәмә эш урыннары булдырылган. Завод Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман, Актаныш районнары фермерларына орлыкларны чистарту буенча хезмәт күрсәтә.

Аннары делегация капиталь ремонттан соң Лениногорск балалар поликлиникасын ачу тантанасында катнашты. Кунаклар кабинетлар буйлап уздылар, табиблар, медперсонал белән аралаштылар.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, лениногорскилылар әлеге объектны түземсезлек белән көткәннәр. Табибларга, медицина хезмәткәрләренә сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар теләде.

Фәрит Мөхәммәтшин балалар поликлиникасы коллективын һәм шәһәр халкын өй туе белән котлады. Яңа бинаның җиһазландырылуын билгеләп үтте һәм хезмәткәрләр штатын җәлеп итүгә һәм киңәйтүгә басым ясады. Табиб-педиатр Марина Гречановскаяга ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатын тапшырды.

Лениногорск муниципаль районы Советы утырышы мәдәният сараенда узды. Фойеда Лениногорск районы предприятиеләре һәм оешмалары, авыл җирлекләре продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде.

Лениногорск муниципаль районының 2020 елда социаль-икътисадый үсеше турындагы доклад белән Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов чыгыш ясады.

Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында Лениногорск районының, «эре районнарның берсе, нефть чыгаруга нигез салучы» буларак, Татарстанның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүен, күп кенә республика программаларын һәм милли проектларны тормышка ашыруда актив катнашуын билгеләп үтте. Ул муниципалитет җитәкчелегенә булган резервларны эшкә җигәргә, инвесторларны җәлеп итәргә кирәк, дип саный. Моның өчен районда барлык кирәкле шартлар тудырылган, шул исәптән, үсеш алган инфраструктуралы 6 сәнәгать мәйданчыгы.

Утырыш бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International