Бокс буенча ярыш нәтиҗәләре

2021 елның 26 феврале, җомга

2021 елның 16-21 февралендә Казан шәһәрендә 2007-2008 елгы егетләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды.

Үз үлчәү категориясендә беренчелекне Яппаров Ришат яулады. Спиридонов Дмитрий һәм Сафин Илья үз үлчәү категорияләрендә көмеш призер булдылар. Данилов Федор, Лимонов Максим, Әбүзәров Максим, Марков Тарас яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International