Янгын турында кичә, 13 майда бердәм коткару хезмәтенә хәбәр иттеләр.
Лениногорскида Буденный урамында шәхси йорт янган.
Шаһитлар янгын турында кичә кичке тугызда 101 нче янгын сагы номеры буенча хәбәр иттеләр. Янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына килгәч, гомуми мәйданы 80 кв. метр булган йортның түбәсе януы ачыклана.
Янгын сүндергән вакытта йортта 60 яшьлек ир-атның мәете табыла. Тиздән янгын тулысынча сүндерелә. Хәзерге вакытта янгынның сәбәбе ачыклана.