Лениногорскидан 17 егете армиягә китте

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

Бүген, иртә таңнан, Лениногорскиның 17 егете Россия армиясе сафларына хезмәт итәргә китте.

Россия Кораллы Көчләрендә бер еллык мәҗбүри вакытлы хезмәткә 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге, хәрби исәптә торучы яисә хәрби хезмәт узудан отсрочкасы булган яки азат ителмәгән ир-атлар чакырыла.

Язгы чакырылыш 1 апрельдә башланды һәм 2021 елның 15 июленә кадәр дәвам итәчәк.  Лениногорскидан 100 дән артык  егет язгы чакырылышта хәрби хезмәткә алынып, армиядә хезмәт итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International