Лениногорскида "Экояз-2021" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

Лениногорскида «Экояз-2021» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова конкурста катнашканнары өчен барысына да рәхмәт белдерде, киләчәктә дә уңышлар теләде.

Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Римма Миңнебаева һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлназ Иванова дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар

«Иң яхшы балалар бакчасы» номинациясендә 11 нче номерлы мәктәпкәчә учреждение, «Иң яхшы мәктәп» номинациясендә 12нче номерлы лицей, «Иң яхшы гаилә» номинациясендә Иске Иштирәк авылыннан Галәветдиновлар гаиләсе җиңүче булды.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International