Лениногорск эшмәкәрләрен маркетплейсларда эшләргә өйрәттеләр

2021 елның 23 июле, җомга

Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда  "Интернет-сәүдә, эшмәкәрләрнең киләчәге"  дигән темага укыту-гамәли чара узды. Семинарда электрон коммерция буенча Россиянең әйдәп баручы экспертларының берсе, iWENGO электрон коммерция бизнес-мәктәбенә нигез салучы Юлия Гордон чыгыш ясады.

Чарада катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, Лениногорскида уникаль очрашу уза, аның максаты-район эшмәкәрләрен маркетплейсларда нәтиҗәле эшләргә өйрәтү, ул катнашучыларгы уңышлы эш теләде.

Чара башында Юлиана Гордон интернет-сәүдә базарының бөтен дөньяда иң динамик үсеш алган базарларның берсе булуын билгеләп үтте.

Уку барышында эшкуарлар интернет-сәүдәнең ничек эшләвен, нинди мөмкинлекләр убулуын белделәр. Башка бизнесменнарның маркетинг һәм кейслары мисалында спикер Лениногорск эшмәкәрләренә бу мөмкинлекләрне үз эшләрен үстерү өчен ничек файдаланырга кирәклеге турында сөйләде.

Бүгенге көндә Лениногорскида маркетплейсларда актив эшләүче компанияләр һәм шәхси эшмәкәрләр бар. Тиздән аларның саны артачак, чөнки күп кенә катнашучылар кызыксынды, укуның бик файдалы булуын билгеләп үттеләр.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов чарага йомгак ясады, кунакларга һәм очрашуда катнашучыларга рәхмәт белдерде, барысына да уңышлар теләде.

Семинарда катнашучыларның барысына да уку узуны раслаучы сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International