Лениногорск районында ведомствоара "Яшүсмер" операциясе тормышка ашырыла

2021 елның 30 июле, җомга

«Яшүсмер» операциясе кысаларында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган 29 гаиләнең, янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре белән берлектә, балигъ булмаганнарның имин яшәү шартларын тикшерү максатыннан, өйләрендә булып кайттылар.

Бүгенге көндә барлык гаиләләргә дә автоном янгын хәбәр иткечләре куелды, аларның эшләве тикшерелде, барлык гаилә әгъзалары белән «Көнкүрештә һәм күпфатирлы йортларда янгын куркынычсызлыгы чаралары турында» инструктажлар үткәрелде. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булган 3 гаиләгә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны реструктуризацияләү турында килешү рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтелде.

Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен колачлау буенча юл картасы билгеләнгән график нигезендә үтәлә. Җәйге чорда вакытлы эш белән тәэмин итү шартларында мәшгульлек үзәге ярдәме белән 7 балигъ булмаган бала эшкә урнаштырылды.

Расланган эш планы нигезендә социаль участокларда гаиләләрнең яшәү урыны буенча мәйданчыкларда профилактик чаралар үткәрелә. Социаль эш буенча белгечләр һәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары 457 социаль хезмәт алучылар белән «Сак булыгыз, ачык тәрәзә», шулай ук «Сулыкларда үз-үзеңне тоту»дигән темага инструктаж үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International