Ветераннарны юбилейлары белән котладылар!

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

Узган ял көннәрендә шәһәребездә яшәүче хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре Таймуллина Анна Даниловна һәм Ханнанова Миннесәвия Ханнан кызы үзләренең юбилейларын билгеләп үттеләр.

Анна Даниловна Луначаровка авылында 1931 елда туа. Гаиләдә өлкән кызы буларак (алар алтысы була), аңа иң авыр эшне башкарырга – утын кисәргә, печән чабарга туры килә, әмма бу эшне ул бик яхшы башкара.  Әтисенең сугыштан кайтуы аның тормышында иң шатлыклы вакыйга булды.

1950 елда эш эзләп, Лениногорскка күчеп килә. 6нчы балалар бакчасына кер юучы кирәк була, озак уйламый да, шунда барып эшкә урнаша һәм пенсиягә кадәр шунда эшли. 

Миннесавия Ханнан кызына 95 яшь тулды. Ул Сарман районы Каташ-Каран авылында туа. 16 яшендә аны Пермь өлкәсенә урман кисәргә алып китәләр. Аннары шахтада, тимер юлда эшли. Ә аннары Норильскига китеп, штукатур-маляр булып урнаша. Кияүгә чыга, 2 ул тәрбияли, ире вафатыннан соң Лениногорскига сеңлесе янына күченеп килә. Үз һөнәре буенча 49нчы СМУда эшкә урнаша һәм аннан лаеклы ялга китә.

Юбилярларны 9 һәм 4 нче ТОСлар котлады. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова ветераннарга хезмәттәге батырлыклары өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм озын гомер, тыныч күк йөзе теләде. Ул шулай ук РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын да тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International