Профилактик чаралар кысаларында «Логос» психологик ярдәм үзәге белгечләре чара үткәрде.
16 ноябрьдә МБОУ «10 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе»ндә 7 нче сыйныф укучылары белән бер-берсенә толерант мөнәсәбәт формалаштыру буенча лекцион чыгыш үткәрелде. Әлеге чараны үткәргәндә «Логос» үзәге педагог-психологы Седова Ирина Михайловна яшүсмерләрне бер-берсенә карата мәрхәмәтлек һәм аңлауга өйрәтте. Балалар актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр һәм хештеглар белән фотога төштеләр. Соңыннан «толерантлык»темасына видео күрсәтелде.