Лениногорскида түгәрәк өстәл үтте

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

1 декабрьдә СПИДКА каршы көрәш көне кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары Елена Гыйзитдинова һәм Зилә Мөдәрисова «Волонтер» доброволецлар үзәге белән берлектә, ВИЧ-инфекцияне һәм  иммунодефицит синдромын профилактикалауга багышланган чара уздырдылар. Чараның максаты: ВИЧ/СПИД проблемасының мөһимлеген күрсәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Чара барышында оештыручылар патронаж учетта торучы социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга ВИЧ-инфекциясен йоктыру юллары турында, шулай ук үзләрен һәм якыннарын бу авырудан ничек саклау турында мәгълүмат бирделәр. Катнашучылар кызыл төстәге тасманың СПИДка каршы көрәшнең халыкара символы булуын белделәр, алар очрашу ахырында аларга волонтерлар тарафыннан тапшырылды. Шулай ук һәркем профилактика буенча белешмәлекләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International