Лениногорск егетләре грек-рим көрәше буенча ТР Беренчелегендә җиңү яулады

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

2022 елның 8 гыйнварында Бөгелмә шәһәрендә Россиянең атказанган тренеры Р.М. Садыйковның 70 яшьлек юбилеена багышланган яшүсмерләр арасында спорт (грек-рим) көрәше буенча традицион «Кар бөртеге» турниры узды. Анда Татарстан, Башкортостан, Марий Эл, Удмуртия, Ульяновск һәм Оренбург өлкәләреннән 25 команда катнашты.

Лениногорскның 3 нче спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре Вәлиәхмәтов Камил һәм Лобанов Николай үз үлчәү категорияләрендә җиңү яулады. Зубаровский Макар турнирның көмеш призеры булды. Егетләрне уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз.

2022 елның 14-16 гыйнварында Әлмәт шәһәрендә 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында спорт (грек-рим) көрәше буенча  Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 11 шәһәре: Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Яшел Үзән, Казан, Лениногорск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Урыссу, Чистай катнашты.

3 нче комплекслы спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре Илюхин Егор һәм Чатуров Сергей 55кг. га кадәр һәм 82кг. га кадәр авырлык категорияләрендә беренчелекне яуладылар. Илюхин Егор һәм Чатуров Сергей Татарстан Республикасы җыелма командасы составында  Идел буе федераль округы беренчелегендә Татарстан Республикасы данын яклаячак.

Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International