"Август-Лениногорск" аграрийлары уҗымнарны тикшерде

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

2021 елның декабрендә "Август-Лениногорск" агрофирмасы кырларында көзге бодай пробалары алынды. Сынау беркетмәсе нигезендә, көзге бодай уңышлы кышлау өчен оптималь күләмдә шикәр туплаган. 

"Көзен туфракта дым җитмәү сизелә иде, шуңа күрә уҗымнар гадәттәгедән соңрак чәчтеләр. Көтеп алынган яңгырлар явуга, без бар көчне көзге чәчүгә ташладык. Шикәр күләме буенча алынган анализ нәтиҗәләре 2021 елгы һава шартлары өчен яхшы булып санала. Декабрьдә салкыннар алдыннан кар яуды һәм  көзге бодайны каплады. Хәзерге вакытта кар катламының калынлыгы 15-25 см тәшкил итә, безнең чәчүлекләргә салкыннар куркыныч түгел», - дип сөйләде «Август-Лениногорск»ның баш агрономы Илнур Садыйков.

Февраль ахырында пробалар кабат алыначак. "Август-Лениногорск» да көзге бодай чәчүлекләре 7,4 мең гектардан артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International