Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре белән килде

2022 елның 10 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районында эш сәфәрендә булды.

Татарстан Президенты Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озатуында «Виктория» крестьян-фермер хуҗалыгында булды.

«Виктория» КФХ теплица комбинаты үз эшчәнлеген 2019 елдан башлап алып бара.

Бу крестьян-фермер хуҗалыгы кыяр һәм помидор үстерә. Моннан тыш, КФХ яшел суган, чәчәк үсентеләре, җиләк-җимеш агачлары, куаклар һәм җиләк-җимеш үстерүне үзләштергән. 2021 елда предприятие кыяр – 523 тонна, томатлар – 206 тонна, яшел суган – 2,6 тонна, чәчәк үсентеләре – 234 891 данә үстергән.

Предприятие кулланучылар кооперативын булдырды һәм консерваланган продукция җитештерә. Рөстәм Миңнехановка предприятиене үстерү планнары турында сөйләделәр. Аерым алганда, тулы циклны оештыру һәм ел әйләнәсендә эшләү өчен һава электр тапшыру линиясен төзү таләп ителә.

Рөстәм Миңнеханов предприятиегә алга таба үсеш өчен ярдәм итү вариантларын эшләргә кушты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күпьеллык үлән орлыкларын чистарту заводында (Рослов В.А. КФХ) булды.

Предприятие Лениногорск муниципаль районында (Ивановка авыл җирлегендә) урнашкан.

2020 елның августында күпьеллык үлән орлыкларын чистарту буенча автоматлаштырылган завод тулысынча монтажланган.  Куәте - елына 3500 тонна, яисә күпьеллык үләннәрнең вак орлыклы культуралары (люцерна, солы һ.б.) буенча 3,5 тонна. Завод составында чистарту, сортировкалау, капчыкка төрү машиналары һәм биг-беглар бар. Фотосепаратор да бар. 2021-2022 елларда карабодай, рапс, торма, дөге һәм башка культуралар орлыкларын чистарту технологиясе гамәлгә кертелгән.

2021 елда 2000 тоннага якын орлык чистартылган.

Предприятие Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман, Актаныш муниципаль районнары, Оренбург, Самара өлкәсе, Чуаш Республикасы, Әрмәнстан Республикасы фермерларына орлыкларны чистарту буенча хезмәт күрсәтте. Воронеж, Мәскәү, Курск өлкәләренә югары репродукцияле орлыклар сатылды.

Моннан тыш, биредә Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов хәбәр иткәнчә, чәчүнең 60% ы диярлек җитештерелгән.

Ягулык-майлау материалларына барлык субсидияләр һәм минераль ашламалар алынган.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, районда эре мөгезле терлекләр саны кимү күзәтелә. «Бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк, - диде ул. - Терлекчелекне һичшиксез үстерергә кирәк, аның продукциясенә, бигрәк тә сөткә ихтыяҗ зур».

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бүген халыкны терлек үрчетү һәм баш санын арттыруга җәлеп итәргә кирәк. «Моның өчен шартлар тудырырга – азык белән тәэмин итәргә, кулланучылар кооперативларының эшен үстерергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов, район башлыгына һәм авыл җирлекләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук республикада барлык программаларны, шул исәптән авыл территорияләренә ярдәм итү өлешендә дә гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, дип белдерде. «Икътисадтагы катлаулы хәлләргә карамастан, без бер генә программаны да туктатмадык. Быел барлык программаларны үтәү гарантияләнгән», - диде ул.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International