Рөстәм Миңнеханов Лениногорск районында Россия Федерациясе Герое Дамир Исламов каберенә чәчәкләр салды

2022 елның 10 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Герое Дамир Нәзир улы Исламов каберенә чәчәкләр салды.

Искәртеп узабыз, өлкән лейтенант Дамир Нәзир улы Исламов 2022 елның 7 мартында Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү буенча махсус хәрби операция үткәргәндә Т-72Б1 танкы экипажы составында батырлык күрсәткән.

Дамир Исламов ефрейтор Галимханов Дамир Рәшит улы, рядовой Цевун Иван Геннадьевич составындагы экипаж командиры була.

Т-72Б1 танкы экипажы хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Россия Федерациясе Герое исеменә тәкъдим ителә.

Өлкән лейтенант Исламов истәлеген мәңгеләштерү өчен, Казан танк училищесы янында Украинада махсус операция вакытында һәлак булган Россия Герое хөрмәтенә монументаль рәсем ясалган. Якын арада Казан танк училищесында һәм Лениногорскта - Дамир Исламовның туган җирендә - герой хөрмәтенә бюст кую планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International