Лениногорскида татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар узды

2022 елның 17 мае, сишәмбе

17 майда 8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Лениногорск муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләренең туган тел (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларына методик ярдәм күрсәтү максатыннан укыту семинары узды.

Тьютор-Фаррахова Динара Рамил кызы (ММО җитәкчесе, туган тел һәм әдәбият укытучысы) «Туган тел (татар)теле һәм әдәбияты буенча яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыру шартлары» дигән тема буенча материал белән таныштырды.

Укытучылар шул ук тема буенча алдынгы педагогик тәҗрибәләрен гомумиләштерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International