Лениногорск районында балалар өчен ышаныч телефонын популярлаштыру буенча акция узды

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

17 майда Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Инна Кириченко «Балалар өчен ышаныч телефоны, нәрсә ул?" дигән темага чара үткәрде.

Чарада социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар катнашты. Очрашу барышында алар «Балалар ышаныч телефоны» турында белделәр.  «Ышаныч телефоны» консультантлары бушлай һәм аноним рәвештә ашыгыч психологик ярдәм күрсәтәләр. Аның номерын  истә калдырырга җиңел: 8-800-2000-122. Стационар яки кәрәзле телефоннан бушлай шалтыратырга мөмкин.

Ахырда катнашучыларга балалар өчен ышаныч телефонын куллану буенча белешмәлекләр таратылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International