Лениногорск районы Тимәш авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Бүген Лениногорск районының Тимәш авылында модульле технология буенча төзелгән яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Тантаналы чарада Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, Лениногорск үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рим Амеров, авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Сираев, шулай ук авыл халкы һәм чакырылган кунаклар катнашты.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов авыл халкын заманча фельдшер-акушерлык пункты ачылу белән котлады һәм авыл халкы монда медицина ярдәме алыр өчен түгел, ә күбрәк киңәш сорап мөрәҗәгать итәр дигән өметен белдерде һәм төзелеш оешмасы вәкилләрен бүләкләү тантанасын уздырды. 

Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов шулай ук барлык тимәшлеләрне бу вакыйга белән котлады.

«Беренчел медицина ярдәме һәм профилактика авыл халкы өчен көннән-көн үтемлерәк була бара. Ә бу  сәламәтлек күрсәткечләренә генә түгел, ә авыл торак пунктларын үстерүгә дә уңай йогынты ясый – авылга яшь белгечләр активрак килә", - дип белдерде Илдар Фатыйхов ачылыш тантанасында. 

Сәламәтлек саклау системасында намуслы хезмәте өчен Тимәш ФАПы фельдшеры Светлана Мишакинага сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте белдерелде.

Фельдшер-акушерлык пункты Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча төзелгән. Яңа бина тулысынча яңа җиһазлар һәм заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. 

Бу безнең районда төзелгән унөченче модульле ФАП. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International