Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов оештыру киңәшмәсе үткәрде

2022 елның 27 мае, җомга

Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов 12 июньдә Лениногорск шәһәрендә узачак татар халык бәйрәме Сабантуйга әзерлек һәм аны  үткәрү мәсьәләләре буенча күчмә оештыру киңәшмәсе үткәрде.

Киңәшмәдә предприятие һәм оешма җитәкчеләре, хокук саклау органнары, башкарма комитет һәм Советның җаваплы хезмәткәрләре, мәдәният идарәсе, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, оештыру комитеты әгъзалары катнашты.

Киңәшмә башында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов Россия эшмәкәре көне уңаеннан район тормышында актив катнашучы эшмәкәрләрне бүләкләде.

Киңәшмәдә төзекләндерү, куркынычсызлык, кунакларны урнаштыру, сувенир продукция әзерләү, күргәзмә, сәүдә мәйданчыклары һәм туклану нокталары эше мәсьәләләре турында җентекләп фикер алыштылар. Җыелучылар эш күләмен карадылар.

Аннары район Башлыгы Рәгать Хөсәенов милли бәйрәмгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча элегрәк расланган чараларның үтәлешен анализлады. Ул якын арада  мәйдандагы күп санлы объектларны монтажлауга керешергә кушты.

Район һәм шәһәр күләмендәге Сабантуй бәйрәме - 12 июньдә, авыл җирлекләрендә 11 июньдә узачак.

Оештыручылар матур һәм бай эчтәлекле мәдәни һәм спорт программасы әзерлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International