Лениногорск халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясен тормышка ашыру

2022 елның 27 мае, җомга

27 май көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Хәбирова Альбина «Озак сроклы карау системасы» проектын гамәлгә кертү кысаларында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча чираттагы дәрес үткәрде. «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясенең максаты - өлкән яшьтәге авыру гражданнар һәм инвалидларны өй шартларында карауның сыйфатын күтәрү.

Дәрес кысаларында өлкән кешене караучы туганы авыру кешене яткан килеш ашату буенча күнекмәләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International