Лениногорскилыларны ишегалды бәйрәмнәренә чакыралар (График)

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Ел саен яшәү урыны буенча ишегалды бәйрәмнәрен үткәрү матур традициягә әверелде. Быел бәйрәмнәр 8 августта башлана һәм 23 августка кадәр дәвам итәчәк.

Шәһәр халкы идарәче компанияләр җитәкчеләре, шәһәр хезмәт күрсәтүче оешмалар вәкилләре белән очраша, администрация вәкилләре белән аралаша һәм аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алачак.

Шулай ук бәйрәмнәр программасында концерт-күңел ачу программасы, конкурслар да бар. Иң активлар бүләкләр һәм сувенирлар белән бүләкләнәчәк.

Хөрмәтле микрорайоннар халкы! Сезне ишегалды бәйрәмнәрендә катнашырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International