Лениногорскида балаларга хокукый ярдәм көне узды

2022 елның 18 ноябре, җомга

18 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында Лениногорск муниципаль районы территориясендә Мәгариф идарәсе бинасында түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итү үткәрелде.

Чарада төрле структур оешмалар вәкилләре - Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, прокурор урынбасары, мәгариф идарәсе башлыгы, Татэнергосбыт башлыгы, опека һәм попечительлек секторы мөдире, нотариус, «Исток-Башлангыч" үзәге бүлеге мөдире, Росреестр белгече, суд приставлары хезмәте идарәсе башлыгы, ТКХ ЦИР белгече, ТКХ вәкиле катнашты.

Консультатив хокукый ярдәм күрсәткәндә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

-  Мирасны рәсмиләштерү тәртибе;

- Ата-аналар үлгәннән соң торак урынны хосусыйлаштыру һәм коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны бетерү;

- Торак бинаны яшәү өчен яраксыз дип тану;

- Балигъ булмаганнарның хокукый статусын билгеләгәннән соң ана капиталы акчасына милеккә сатып алынган торак урынны рәсмиләштерү (торак бинаның банк йөкләмәсенә туры килүен исәпкә алып);

- Ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларга ана капиталы акчалары белән укыту өчен түләү;

Мөрәҗәгать итүчеләрнең һәрберсе җентекле һәм компетентлы хокукый консультация алды. Мөрәҗәгать итүчеләргә әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен суд дәгъваларын төзүдә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International