Икенче ел рәттән Лениногорск балалар йорты ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар арасында «Шугалак» хоккей буенча республика турниры инициаторы булып тора. Бөтен төбәктән иң көчле командалар җыела. Ярышлар ТР Мәгариф министрлыгы һәм «Татнефть»компаниясе ярдәме белән уза.
- ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татнефть» генераль директоры урынбасары Р.И. Шәфигуллинның катнашуы әлеге турнирның башлануына гына түгел, ә традиционга әйләнүенә дә мөмкинлек бирде, - дип билгеләп үтте Лениногорск балалар йорты директоры Раушан Мортазина.
31 гыйнварда 4 команда чемпион исеме өчен көрәште. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүче кубогы Әлмәтнең «Шкид»командасына эләкте. Икенче урында – «Вихрь» (Лениногорск), бронза - «Лаеш». 4 нче урын - Минзәлә командасында.
Уен тәмамлангач балалар Лениногорск балалар йортына кичке ашка киттеләр, анда зур «хоккей» тортыннан авыз иттеләр..
"Татнефть»нең матбугат хезмәте