Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү алдыннан Мәдәният сараенда хатын-кызлар өчен бәйрәм концерты булды.
Котлау сүзләре белән Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков чыгыш ясады.
Бу могҗизалы бәйрәм хатын-кызларга мәхәббәт белдерү иде. Сәхнәдән безнең тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тутыручыларга рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады.