Лениногорскида Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр

2023 елның 19 марты, якшәмбе

Бүген Лениногорск Мәдәният сараенда язгы Нәүрүз бәйрәме узды.

"Нәүрүз" – яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. Элек Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигезләшкән вакытын исәпләгәннәр. Ул 21 мартка туры килгән. Бу бәйрәм төрки халыкларда кышны озату, язны каршылау буларак кабул ителә.

Лениногорск Мдәният сарае фойесында декоратив-кулланма сәнгать, халык эшләнмәләре күргәзмәсе куелган иде. Ә бай, мул, милли  ризыклар белән әзерләнгән өстәлләр - бәйрәмнең бизәге булып торды.

Өйдә муллык булсын өчен бәйрәмне бай нигъмәтләр белән каршы алалар. Таджик диаспорасы сүмәләк белән сыйлады. Нәкъ Нәүрүз бәйрәме өчен генә пешерелә торган махсус татлы ризык икән сүмәләк. Бер тәүлек буе пешерәләр,  желе кебегрәк татлы сый була.

Мәдәният сарае сәхнәсендә бәйрәм концерты узды. Төрле телдә җырлар, шигырьләр яңгырады. Самарадан махсус кунак Фарух Җәлилов килгән иде, аның җырлары лениногорскилыларга бәйрәм бүләге булды. Модель агентлыгы кызлары мөселман һәм миили киемнәр коллекциясен күрсәтте. 

Бәйрәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады. Шулай ук милли диаспоралар рәисләре дә изге теләкләрен җиткерде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International