Лениногорск бала тудыру йортыннан мобилизацияләнгәннең хатынын каршы алдылар

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Лениногорск Бала тудыру йортыннан мобилизацияләнгән лениногорскилының хатыны белән яңа туган кызы Айлинны чыгардылар. Ул - Александр һәм Зөлфия гаиләсендә беренче бала, кыз 2024 елның 20 гыйнварында туган.

Лениногорск районы Советы Аппараты җитәкчесе Руслан Минһаҗев Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән яшь әнине тормышларындагы шундый шатлыклы вакыйга белән котлады. Аларга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде, аннары әниләренә чәчәк бәйләме тапшырды.

Лениногорск районы ГХАТ бүлеге башлыгы Елена Миңнегалямова да яшь гаиләне кызлары тууы белән котлады, Айлинның бәхетле булып үсүен, ә гаиләдә тынычлык һәм мәхәббәт хөкем сөрүен теләде.

Лениногорск бала тудыру йорты табибларына яшь әни һәм туганнарыннан иң җылы рәхмәт сүзләре яңгырады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International