Лениногорскида Кырымның Русия белән берләшүенең 10 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

Лениногорскида Кырым һәм Севастопольнең Россия белән берләшүенең 10 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды.

Мәдәният сарае каршында  җәмәгать эшлеклеләре, мәктәп укучылары, студентлар, волонтерлар, предприятие, оешма вәкилләре һәм шәһәрнең барлык битараф булмаган кешеләре җыелган. иде.

Нәкъ менә шушы көнне 2014 елда 16 мартта узган референдум нәтиҗәләре буенча тарихи карар кабул ителде: Севастополь һәм Кырым Россия Федерациясенщ кушылды. Референдумда кырымлыларның һәм севастопольлеләрнең күпчелеге РФ составына керү өчен тавыш бирә. Бу мөһим вакыйга бөтен илне берләштерде. Ул тарихка Кырым язы буларак кереп калды.

"Кырым тарихы борынгыдан ук Россия тарихы белән бәйле иде, безнең күптәнге тарихи һәм мәдәни элемтәләребез бар. Бу көнне без халкыбызның батырлыгын искә төшерәбез, әлеге вакыйганың тарихын хәтеребезздә яңартабыз. Бу бәйрәм кырымлылар һәм севастопольлеләр өчен генә түгел,   илебез өчен бәйрәм», - дип билгеләп үтте район башлыгы Рәгать Хөсәенов.

Чарада патриотик җырлар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International