Апрель башында Лениногорскида кайбер радио һәм телепрограммалар күрсәтмәскә мөмкин

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

«Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы хәбәр иткәнчә, Лениногорск шәһәрендәге радиотелеүзәктә 2024 елның 1 апреленнән 5 апреленә кадәр һәм 8 апрелендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр аналог радиотапшыруларның («Болгар радиосы», «Россия радиосы»), «ТНВ» телеканалының һәм цифрлы эфир телерадиотапшыруларының техник чараларын сүндерү белән эшләр башкарылачак.

Сездән моны аңлап кабул итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International