Алга-яңа ачышларга

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Лениногорскида Ш. Бикчурин исемендәге II зона фәнни-гамәли конференциясе узды.  Мәктәпкә идеяне тормышка ашырырга «Татнефть» компаниясенең "Синең мөмкинлекләрең" платформасы һәм "Лениногорскнефть" идарәсенең  СПК - 2 ярдәм итте.

4 секциядә әдәбият һәм тел белеме, туган якны өйрәнү, этнография һәм тарих буенча проектлар каралды.Балалар нефть төбәгендә яшәгән татар язучылары, мәгърифәтчеләре, җәмәгать эшлеклеләре тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә зур кызыксыну күрсәттеләр.

Гаилә елына багышланган аерым секция эшләде. Биредә катнашучылар әби-бабайлары белән гаилә традицияләре турында сөйләделәр, милли костюмнар, төрле халыкларның көнкүреш әйберләре, уникаль ризыклар тәкъдим иттеләр.

Киләсе елда Җиңүнең 80 еллыгына, нефтьчеләргә, аларның гаилә династияләренә, ветераннарга багышланган секция ачылыр дип уйлыйм. Шулай итеп, алга гына, яңа ачышларга, - дип йомгаклады Лениногорск мәгариф идарәсе методисты Таслимә Рафикова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International