Хөрмәтле лениногорскилылар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез!

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

2024 елның 17 апреленә Лениногорск муниципаль районы территориясендә 18 янгын чыкты, анда 3 кеше һәлак булды, 1 кеше җәрәхәт алды.

Хөрмәтле Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы халкы 22 апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим эшли башлый, ул 15майга кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда республика территориясендә учак ягу, коры үлән һәм чүп яндыру тыела.

Махсус янгынга каршы режим вакытында үлән һәм чүп-чарны контрольсез яндыруны туктату өчен урманга якын урнашкан торак пунктлар, бакчачылык ширкәтләре һәм халыкның күпләп ял итү урыннары профилактик төркемнәр тарафыннан патрульләнәчәк. Алар составында янгын сүндерү хезмәте, Эчке эшләр органнары, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре бар.

Махсус янгынга каршы режим вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ штрафлар күләме 2 тапкыр арта. Мәсәлән, гади гражданнар өчен янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штрафлар бу чорда 10-20 мең сум, вазифаи затлар өчен – 30-60 мең сум, эшмәкәрләр өчен – 60 - 80 мең сум, юридик затлар өчен-400-800 мең сум тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International