22 апрельдән 9 майга кадәр Татарстанда «Минем Героем - Минем гаиләм»акциясе узачак
Сез социаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарыгызның тарихлары белән уртаклаша аласыз. Аннары бу язмалар ММЧ сюжетларында һәм яңалыкларда күренәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.
Акция #МойГеройМояСемья исемен алган һәм популяр «Үлемсез полк»ка өстәмә булып тора.
Флешмобка кушылу өчен татарстанлылар үзләренең туганнарына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга — хәрбиләргә һәм тыл хезмәтчәннәренә багышланган постлар бастырып чыгарырга тиеш. Басмада геройның фотосы һәм #мойгероймоясемья хештегы булырга тиеш.
Акцияне үткәрү вакыты 22 апрель - 9 май 2024 ел.