Лениногорск ЗАГС бүлегендә Гаилә көненә багышланган очрашу узды

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

2017 елның 12 май көнендә, Гаилә көне алдыннан Лениногорск шәһәре Язылышу сараенда бүлек белгечләре белән шәһәребезнең 2 нче урта белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары очрашуы узды. Очрашу барышында иң беренче урында гаилә темасы, анда очрый торган проблемалар, тулы булмаган гаиләләр, аерылышуның төп сәбәпләре турында сөйләшенде.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигалямова килгән кунакларга, гаиләнең ни дәрәҗәдә кадерле һәм мөһим икәнлеге турында сөйләде. Очрашу әңгәмә рәвешендә узды. Укучылар үз карашларын әйттеләр. Ахырда гаилә учагы символы итеп шәм яндырылды һәм ул төрле матур теләкләр әйтеп кулдан-кулга тапшырылды. Килгән кунаклар Гаилә көненә багышланган очрашу өчен бүлек хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп киләчәктә дә яңадан-яңа очрашуларга өмет белән саубуллаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International